«Мин – бар дөнья»: психология сәгате (18+)

14 февраль көнне 1 нче санлы китапханәнең «Илһам» клубында катнашучылар өчен «Мин – бар дөнья» дигән психология сәгате үтте.

час
1
2

Чарага «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгеннән социаль психолог чакырылды.
Гади күнегүләр аша клуб әгъзалары үзләренең яшерен сәләтләре турында белде. Психолог төрле психология техникалары: рәсем ясау терапиясе,  чәчәкләр терапиясе, музыка терапиясе һ.б.лар турында сөйләде.
Кунаклар бик күп яңа мәгълүмат алды, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алды, җылы аралашу мөмкинлеге алды. 
Китапханәче әңгәмәне психология, сәнгать, рәсем ясау терапиясе буенча китапларга рекомендация белән тулыландырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: